Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында И.Юзеев пьесасы буенча "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле куелачак (репетициядән видео һәм фотолар)

7, 8 һәм 20 апрельда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә И.Юзеев пьесасы буенча "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле премьерасы уза. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш - Фуат Әбүбәкеров.  Үзгәртеп кору елларында телевизион күпер жанры бик популяр иде. Шул елларда Владимир Познер һәм Фил Донахью кебек танылган журналистлар алып барган, СССР һәм АКШның гади кешеләре арасында телевизион күпер аша корылган әңгәмәләр тележурналистика тарихына кереп калдылар. 1989 елда татар драматургиясе һәм поэзиясе классигы Илдар Юзеев чор таләпләренә туры китереп,  “Ак калфагым төшердем кулдан” пьесасын иҗат итә. Әсәрдә Казан һәм Америка татарлары арасында корылган телевизион күпер аша, милли үзаң темасына багышланган сораулар күтәрелә. Үзгәртеп кору чоры татар милләте тарихында гаҗәеп әһәмияткә ия, чөнки әлеге елларда, тыелган яки революциядән соң илдән китәргә мәҗбүр булган язучыларның, галимнәрнең, җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең исемнәре бер-бер артлы  яңадан  халыкка кайта. Ә бүген исә, бөтенләй башка вәзгыять хөкем сөрә. Иреклек һәм ачыклык капкалары акрынлап ябыла баралар, телевидениедә дә башка тапшыруларга өстенлек бирелә, ә илебез “тимер пәрдә” артына яңадан ябылырга әзерләнә. Билет алырга. Касса телефоны: 293-03-74. https://www.youtube.com/watch?v=N9MBnsvirlE [gallery columns="1" link="file" size="full" ids="22118,22119,22120,22121,22122,22123,22124"]

Чыганак: http://kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев