Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган "Агыла да болыт агыла..." шигьри спектакле репетицияләре уза

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган “Агыла да болыт агыла...” шигьри спектакле репетицияләре бара дип хәбәр итә театрнның матбугат хезмәте. Спектакльне С.В.Женовач режиссерлык курсының IV курс студенты (РИТИ-ГИТИС) Айдар Җаббаров куя. “Агыла да болыт агыла...” диплом алды спектаклен яшь режиссер бөек татар шагыйре Хәсән Туфанга багышлый. Спектакль нигезендә Туфанның Новосибирск якларында сөргендә язылган шигырьләре ята. Шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы итеп ялгызлык, туган якны өзелеп сагыну тора. Шагыйрь мәңгегә сөргенлеккә эләгә, туган ягына әйләнеп кайта алмавы аның күңелен әрнетә. Хәсән Туфанның шигырь юллары аның кайгы-хәсрәтен, үткәнен, бүгенгесен берләштерә һәм киләчәккә илтә. “Агыла да болыт агыла” шигъри спектаклендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов һәм театрның яшь актерлары Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Айгөл Абашева катнашалар. Спектакльнең премьерасы 3, 4 һәм 24 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә уза.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев