Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында хәйрия спектакле күрсәтеләчәк (Илгиз Зәйниев "Әрем исе")

5 майда 13:00 сәгатьтә Камал театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре хөрмәтенә хәйрия спектакле күрсәтелә. Ветераннар Илгиз Зәйниевның “Әрем исе” спектаклен тамаша кылачак. Театрда 500дән артык ветеран җыелыр дип планлаштырыла. Хәйрия спектакльләре күрсәтү Камал театры өчен матур традициягә әверелде. Ел саен театр Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау һәм Мәдәният министрлыклары белән берлектә май башында ветераннарны спектакль карарга җыя.
Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев