Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г. Камал театрында Дания Нуруллинаның юбилей кичәсе узачак

26 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллинаның юбилей кичәсе үтә. Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актрисаның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Иҗат кичәсенә билет алырга, касса тел.: 293-03-74.

Актриса хакында:

Дания Нуруллина 1946 ел­ның 23 ав­гус­тын­да Ка­зан шә­һә­рен­дә туа. 1966 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­ры­на ка­бул ите­лә. Төр­ле үзен­чә­лекле характерларны оста тасвирлаучы, тем­пе­ра­мент­лы, пси­хо­ло­гик ки­че­реш­ле артистка.

Роль­лә­ре: Ири­на — «Ба­һа­дир­лар» (Н.По­го­дин); Сай­ра — «Ир-егет­ләр», Да­ния — «Ил­ги­зәр + Ве­ра», Са­җи­дә — «Ху­шы­гыз!», Гөр­пи­нә — «Гөр­гө­ри кия­ү­лә­ре», Хәдичә - «Алты кызга бер кияү», Хәнифә - «Дивана» (Т.Миң­нул­лин); Чә­чәк — «Кол Га­ли» (Н.Фәт­тах); Ва­ря — «Бер төн» (Б.Гор­ба­тов); Зәм­зәм­ба­ну — «Таш­кын­нар» (Т.Гыйз­зәт); Катэ — «Ха­тын­нар гай­бә­те» (К.Голь­до­ни); На­и­лә — «Үзе­ңә хы­я­нәт ит­сәң» (Д.Вә­ли­ев); Дил­фү­зә — «Ки­чер ми­не, ән­кәй!» (Р.Ба­тул­ла); Са­җи­дә — «Ка­зан сөл­ге­се», Мәр­фу­га — «Зәң­гәр шәл» (К.Тин­чу­рин); Сме­раль­ди­на — «Бо­лан-Пат­ша» (К.Гоц­ци); Йол­дыз — «Туй ал­дын­нан» (Х.Ва­хит); Гөл­ба­ну — «Ху­җа Нас­рет­дин» (Н.Исән­бәт); Ав­дотья Ва­силь­ев­на — «Җи­ме­рел­гән бә­хет» (А.Ост­ровс­кий); Сә­ли­мә — «Ә­ни кил­де» (Ш.Хө­сә­е­нов); Мөр­ши­дә — «Мин төш күр­дем» (З.Хә­ким); Лю­ция — «Бас­кет­бо­лист» (М.Гый­лә­җев) һ.б.

Чыганак: http://kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев