Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында Аяз Гыйләҗев әсәренә нигезләнгән "Әтәч менгән читәнгә" спектакленең премьерасы узачак

1, 2, 3 һәм 27 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә татар прозасы һәм драматургиясе классигы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча “Әтәч менгән читәнгә” спектакленең премьерасы уза. Спектакльнең режиссеры -  Фәрит Бикчәнтәев, инсценировка авторлары – Фәрит Бикәнтәев һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов. Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов сүзләренчә, “Әтәч менгән читәнгә” спектакле татар Иван Ивановичы һәм Иван Никифоровичы - ике гаиләнең юк-бар нәрсә өчен туган ызгышы, әйләнә-тирәдә өстенлек итү теләге, көнкүреш уңайлыклары атрибутларына табынуы, мещанлык психологиясе турында. “Әмма әсәрнең бүгенге көндә актуаль тирән мәгънәсе - татар җәмгыяте әлегә кадәр аңлый алмаган бик гади идея. Халык көче – бердәмлектә! Һәм берләшер өчен кайгы көтәргә кирәк түгел, бер-береңә читән аша кул сузу да җитә”, -  дип билгеләп үтте Нияз Игламов.  
Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев