Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Әтәч менгән читәнгә" спектакленең премьерасы узды (ФОТО)

1 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Әтәч менгән читәнгә” спектакленең премьерасы булды! Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, яктылык буенча рәссам - Евгений Ганзбург, композитор - Эльмир Низамов. Премьераны 27 декабрьдә һәм 13 гыйнварда күрергә мөмкин. Фәрит Бикчәнтәев Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәрен сәхнәләштерү турында күптәннән уйлана һәм, ниһаять, драматургның тууына туксан ел тулу аның повестка алынуына этәргеч була. “Әтәч менгән читәнгә” спектакленең сәхнә тексты репетицияләр барышында туа, режиссер беренче тапкыр эшендә этюд ысулын куллана. Повестьне инсценировкага әйләндергәндә Аяз Гыйләҗевнең комментарийларының һәм тасвирлауларының акыллы, үткен теле югалуы һәм диалогларның төп мәгънәне ача алмаулары ачыклана. Шуңа күрә актерлар персона һәм персонаж арасында үзгәрүчән дистанция саклап, автор текстларын  укыйлар (һәм уйныйлар). [gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="37599,37600,37601,37602,37603,37604,37605,37606,37607,37608"]
материал һәм фото: kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев