Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрында "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакленең премьерасы узды (фоторепортаж, фикерләр)

7-8 апрельда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакленең премьерасы булды. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш - Фуат Әбүбәкеров, ут куючы рәссамы -Тарас Михалевский. Премьераны шулай ук 20 апрельда, 7, 23 майда һәм 20 июньда күрергә  мөмкин. "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле хакында тәнкыйтьчеләр һәм тамашачыларның беренче фикерләре: "В спектакле Фарида Бикчантаева, как и во всех его постановках, множество пластов. Один из них — кто мы? Люди, принадлежащие своему роду, к народу, среди которого рождены, или родства не помнящие? Белый калфак — это не просто символ рода, это — соломинка, за которую цепляются герои. Образ, пришедший из любимой народом песни, вырастает в метафору". Татьяна Мамаева, "Реальное время". "Төрле җирдә сибелеп яшәгән татар бер-берсенә дошман була аламы? Бердәмлеккә ирешергә һаман да курку комачаулыймы? Нәрсә ул миллилек? Аның чикләре бармы? Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев шул сорауларга җавап эзләгән". Азатлык. "Участников юзеевского телемоста «Сан-Франциско - Казань» объединяет сильнее прочего татарский язык. И глубокое чувство неудовлетворенности жизнью: эмигрировавшие татары тоскуют по Родине, казанские - сожалеют об упущенных возможностях. Эмигрировавшим татарам родной язык на их новой родине не так уж и нужен. Тем не менее они берегут его и ценят, как реликвию. Как бережет и хранит белый калфак своей любимой матери побоявшийся вернуться в СССР боец волжско-татарского легиона «Жак»". Айсылу Кадырова, "Вечерняя Казань". "Бикчәнтәев әфәнде үзенең иҗади автопортретын кыю һәм кискен мазоклар белән, сыйфатлы майлы буяуга мана-мана ясавын дәвам итә. Безгә, гади тамашачыга, аның белән бер дәвердә яшәп, моны күзәтә алу - бәхет". Баллы блог. "Хис-кичерешләргә бай, күңелнең үзем дә белмәгән кылларын тибрәндереп, каз тәннәре чыгарга мәҗбүр иткән спектакль... Һәр сүздә, һәрбер предметта мәгънә салынган. Аңлап, тоеп кына утырырга кирәк. Бәлки беренче карашка авыр дип уйлаучылар булыр. Шулайдыр, Академия театры спектакльләре уйландырырга, бар нәрсәне ачып салмаска, үзеңә фикерләп бетерергә урын калдырырга тиеш тә, минемчә. Бикчәнтәев постановкасы бит, шуңа әлеге спектакльне ким дигәндә әле тагын бер карармын. Бераз вакыт узып, фикерләр тупланганнан соң, дөрес аңладыммы икәнлегенә инаныр өчен. Актерларга килгәндә, Камал театрының олы буын уйнавын сагынган булганмын икән". Айгуль Талипова, тамашачы. "Совершенно непохожий на другие спектакль "Мой белый калфак" поразил своим новым веянием зрителей театра Камала. Потрясающая игра актеров не перестает удивлять и дарит заряд положительных эмоций. Как всегда зрительный зал был переполнен и аплодисментам не было конца. Спасибо театру им. Г.Камала за приятный и позновательный вечер.  Всем советую посетить актуальную для нашего времени премьеру". Алсу Мусавирова, тамашачы. "Бүген гаҗәеп көчле куелышлы, Камал театрының йөзек кашлары уйнаган "Ак калфагым төшердем кулдан" премьерасында булып кайттым! Әйткәнемчә, көчле әсәр! Камал театрына бу очракта #афәрин дип кул кысасы гына кала. Спектакль башлану белән бераз каушап калдым)камералар артыннан гына килеп, янәдән сәхнәдә чып-чын телевизион студия күрү мине гаҗәпкә калдырды... Бер мәлдән Америка һәм Рәсәй халкы телекүпер аша бик җитди мәсьәлә буенча фикер алыша....Бер яктан, катлаулы болганыш чорында да туган җирендә калучыларга дан җырланса...ә менә читтә бәхет эзләргә чыккан, кардәшләребезгә мөнәсәбәт кискен була...фәлсәфи әсәр....бик күп сорауларга ачыклык кертәсе бар....Әсәрнең куелышы исәтаң калдыра!" Айзиля Батырханова, тамашачы. "Очень интересная подача и сюжет, и, как обычно , очень глубокий смысл, который заставляет задуматься и не отпускает даже после спектакля. Кстати, благодарные зрители очень долго не отпускали актёров, купая их в овациях, цветах и криках "Браво!". Советую, определённо!" Фирюза Алиуллина, тамашачы. "Для меня театр Камала открылся с новой стороны.. Сколько ярких, хорошо сыгранных пьес видела эта сцена. Каждая по- своему прекрасна) Но таких сильных постановок (при всей моей большой любви к театру) я не видела давно! Для меня важно, чтобы увиденное вызвало эмоции. И тут кульминация! Ком в горле и подступающие слезы.. Сильно. Эмоционально. Спасибо режиссеру за современность постановки и жизненность! Премьера удалась!" Анна Савина, тамашачы. "К концу спектакля я увидел лишь двоих Свободных Людей – это Майк Стерн и борец Иванов. Они на самом деле счастливы, так как они в гармонии со своим внутренним миром. Остальные герои, рабы, рабы, которые так или иначе сами себя заковали Страхом, Обидой, Отречением от своих корней. И неважно какая страна и какой режим. Спектакль не дает готового ответа, каждый человек должен сделать свой выбор, с учетом потребностей в степени свободы для гармонии с внутренним миром". Ильяс Нуриев, тамашачы. "Бер күрешер өчен килдек без.. Барлык нечкәлекләренә бирелеп, уйланып, караган әсәрнең хис-кичерешләрен башымда әйләндереп, кичке Казаннан кайтып баруым. Дөнья әле дә үзгәрмәгән дип әйтер идем, ләкин дөресрәге.. кеше үзгәрмәгән икән әле. Кызлар, сезгә сорауым бар. Ак калфак, кызыл калфак булсын ди, мөхим түгел, гомүмән калфак киеп йөрер идегезме, урам буйлап? Баш тулы уйлар, баш тулы сораулар.. Җомга көне дөрес тәмамланып килә..". Алсу Хабирова, тамашачы. "Мин сүзсез калдым... Әле дә елыйсым гына килеп тора... нинди актуаль спектакль-"Ак калфагым төшердем кулдан"!!!!Без чынлап та шундый куркак,кыюсыз,ирексез... миңа авыр...үземнең көчсезлегемне күргәнгә авыр... Афәрин, Камал театры! !Менә ул-"Ел вакыйгасы"!!!!! Яраткан артистларым,сез һәрвакыттагычы искиткеч!!!!Мин фикерләремне җыя алмыйм,эмоцияләрем юк... булмый бу.... Барып карагыз әле бөтенегез!" Гульсу Тухватуллина, тамашачы. [gallery link="file" ids="23885,23886,23887,23888,23889,23890,23891,23892,23893,23894,23895,23896,23897,23898,23899,23900,23901"]

Чыганак: http://kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев