Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрына Ф.Волков исемендәге РФ Хөкүмәте премиясе тапшырылды (ФОТО/ВИДЕО)

XVIII Халыкара Волков фестиваленең ачылу тантанасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына Фёдор Волков исемендәге Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе тапшырылды. Премияләрне тапшыру тантанасында  Г.Камал театрының директоры Илфир Якупов һәм Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов катнаштылар. 22 сентябрьдә, Ярославь шәһәренең Ф.Волков исемендәге данлыклы театр сәхнәсендә Камал театры Галиәсгар Камалның Фәрит Бикчәнтәев куйган "Банкрот" спектаклен тәкъдим итәчәк. https://www.youtube.com/watch?v=CXsXepu9kFg [gallery columns="2" size="medium" link="file" ids="33205,33206,33207,33208,33209"]  
Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев