Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театрына Ф.Волков ис. Россия Хөкүмәте премиясен бирү турында карар чыкты

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Федор Волков исемендәге Россия Хөкүмәте премиясен бирү турында карар чыкты. РФның премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган тиешле боерыкнамә Россия Хөкүмәтенең сайтында басылып чыкты. Премияләр саны ел саен өчтән артмый. Камал театрыннан кала Волков премиясе Карелия курчак театрына һәм Вологданың өлкә яшь тамашачылар театры сәнгать җитәкчесенә тапшырылды. Шулай ук Камал театры XVIII Халыкара Волков фестиваленә чакырылды. 2017 елның 22 сентябрендә Ярославльдә, Волков исемендәге театрның данлыклы сәхнәсендә Камал театры Г.Камалның Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы "Банкрот" спектаклен тәкъдим итә.
Г.Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев