Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театры сәхнәсендә VII "Тантана" театр премиясен тапшырдылар

Кичә – Халыкара театр көнендә, Г.Камал театры сәхнәсендә VII “Тантана” театр премиясен тапшыру тантанасы үтте. “Тантана” премиясе 12 номинация буенча тапшырылды. “Тантана” театр премиясенә Качалов исемендәге зур дәүләт академия театрыннан кала бөтен дәүләт театрлары, шулай ук муниципаль һәм шәхси театрлар да дәгъва кылды. “Ел вакыйгасы” номинациясенә дүрт театр дәгъва итә иде. Церемония награждения лауреатов театральной премии «Тантана». Шунысы да игътибарга лаек, башка елларда театрлар, “Тантана”га гариза тапшырганда, үзләре дәгъва иткән номинацияләрен төгәл билгеләгән булсалар, быел тетар премиясенең нигезләмәсенә үзгәреш кертелде. Театрлар быел “Тантана” театр премиясенә лаек дип табылган спектакльләрне генә тапшырдылар. Номинантларны комиссия үзе билгеләде. Церемония награждения лауреатов театральной премии «Тантана». “Тантана” театр премиясе лауреатына 50 мең сум акча бирелә. Оештыручылар соңгы мизгелгә кадәр җиңүчеләр исемен сер итеп саклый алды. Сәхнәдә җиңүчеләр исеме язылган конвертларны Татарстанның дәүләт театрлары режиссерлары ачты һәм лауреатлар исемнәрен игълан итте. Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова “Ел вакыйгасы” номинациясен игълан итүдән тыш, сәхнәдән тагын бер яңалыкны – Радик Бариевка “Татарстанның халык артисты” исеме бирелүен җиткерде. Церемония награждения лауреатов театральной премии «Тантана». 27 март – Камал театры залын тутырып бары тик артистлар гына утыра торган бердәнбер көн. Драма артистлары өчен Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле, “Казан” бию ансамбле, Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров, Рузил Гатин җырлады. Тантаналы кичәнең якты мизгеле – нәни нәфис сүз остасы 4 яшьлек Арслан Сибгатуллин иде. Г.Камал театры артисты Гүзәл Сибгатуллинаның улы Гамлет монологын сөйләп артист-тамашачының күңелен күрде. Церемония награждения лауреатов театральной премии «Тантана».

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев