Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театры сәхнәсендә Башкортстанның Рус драма театры гастрольләре башланды

Кичә Г.Камал театры сәхнәсендә Башкортстан Республикасының дәүләт академия Рус драма театры гастрольләре (Уфа шәһәре) башланып китте. Коллективны Г.Камал театры коллективы исеменнән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин сәламләде. Ул бу театрга зур ихтирамын белдерде, Камал театры артистларының Уфада гастрольләре булганда Рус театрына барып кайтырга тырышуларын әйтте. Уфа рус театры Казанга соңгы тапкыр моннан унике ел элек килгән булган. Театрның сәнгать җитәкчесе урынбасары Елена Кондояниди Казан тамашачысын сәламләп, ешрак күрешү кирәклеге, үзләренең хәтта һәр премьераларын Казанга алып килеп күрсәтергә тырышу теләге турында әйтте. Театрның Казан гастрольләре афишасында дүрт спектакль. Гастрольләр “Зәңгәр камея” мюзиклы белән ачылды. Сәхнәдә – Әби-патша, сарай интригалары һәм мәхәббәт. Бүген Уфалылар “Бизнес-класс палатасы” комедиясен (А.Коровкин) тәкъдим итә. Гастрольләр 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев