Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театры "Мулла" спектакле белән хушлашырга чакыра

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тамашачысын Туфан Миңнуллин әсәре буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Мулла» спектакле белән хушлашырга чакыра. 29 октябрьдә спектакль соңгы тапкыр уйналачак. Бу спектакльнең 66нчы тапкыр уйналуы дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Башлана - 18:00 сәгатьтә. Мәгълүмат өчен. Спектакльнең премьерасы 2012 елның 7 ноябрендә булды. «Мулла» драмасы биш сезон буена уңышлы уйналып килде. Авылга имам булып кайткан Әсфәндияр ролен Эмиль Талипов башкарды. Искәртеп үтәбез. Татарстанда «Мулла» пьесасы мотивлары буенча фильм төшерелә. Аның режиссеры һәм төп рольне башкаручы – Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Фильмда танылган актер Марат Башаров та катнаша.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
Фото: kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев