Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театры Илдар Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан..." исемле пьесасын беренча тапкыр татар сәхнәсенә чыгарды

Г.Камал театры халык шагыйре, драматург Илдар Юзеевның 1990 елда язылган “Ак калфагым төшердем кулдан...” исемле пьесасын беренча тапкыр татар сәхнәсенә чыгарды. Бүген спектакль журналистларга һәм театр белгечләренә тәкъдим ителде. Премьера 7, 8 апрель көннәрендә булачак. Пресс-показ премьерного спектакля театра Камала "Мой белый калфак"" “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектаклен беренче тапкыр 1991 елда М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында Рифкать Исрафилов куйган, аны Казанга алып килеп күрсәткән дә булганнар. “Әти аны Уфага барып карады, “бик тәэсирләнеп кайтты” дип сөйли иде әни”, - диде шагыйрьнең улы, танылган кинорежиссер Салават Юзеев. Ул әле спектакльне күрмәгән, иртәгә премьерага барырга җыена. “Ак калфагым төшердем кулдан...” пьесасы – язылу вакыты буенча Илдар Юзеевның биш томлык “Сайланма әсәрләре”нә кертелгән пьесаның соңгысы. Дөрес, аның сәхнә әсәрләренең соңгысы түгел. “Әтинең әле “Яңа татар пьесасы” бәйгесенә катнашуын да хәтерлим”, - ди Салават. Мәгълүмат өчен. “Яңа татар пьесасы” беренче тапкыр 2004 елны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры инициативасы белән үтте. Илдар Юзеев 2004 елның декабрендә вафат була. Пресс-показ премьерного спектакля театра Камала "Мой белый калфак"" Сәхнә әсәрләрен күп язса да, Равил Тумашев белән бергә куйган спектакльләре татар театр сәнгатенең “Алтын фонды”на керсә дә, соңгы елларда Илдар Юзеев куелмады диярлек. “Минем белән режиссерлар элек эшли иде, хәзер эшләмиләр бит”, -  дип сызлана иде Илдар абый”,  - дип искә ала “Сабантуй”да аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре. “Ак калфагым төшердем кулдан...” - нигездә диалогларга корылган спектакль, биредә хәрәкәт түгел, сүзнең әйтелүе һәм һәм сүзнең әйтелмичә калуы - беренчел һәм бердәнбер тәэсир итү коралы. Казан һәм чит ил татарлары арасында телевизион "күпер"ләр чынбарлыкта булмаса да, драматург хыялында Сан-Франциско белән Казан арасында телевизион күпер салынган һәм татарлык символы итеп калфак алынган. Америка, Төркия, Финляндия татар хатын-кызлары - калфаклардан, ә Татарстан хатын-кызлары совет чорының дефицит заманында нәрсә табалган – шул киемнәрдән, дөресрәге, калфак кайгысы калмаган. Казан ягыннан телевизион "күпер"дә катнашучылар арасында мәшһүр рәссам, Бөек Ватан сугышы ветараны Исмай Акчурин, ирен һәм улын сугышта югалткан Шәмсия Ишмуллина бар. Пресс-показ премьерного спектакля театра Камала "Мой белый калфак"" Америка ягында – "дөрес түгел" рәсемнәре һәм идея каршылыгы өчен СССР иленнән чыгып качарга мәҗбүр булган, әмма ирекле Америкада да җан тынычлыгы таба алмаган, дөньяга ышанычын җуйган рәссам Тайфур. Аның илдән чыгып качарга мәҗбүр булуында Акчуринның да гаебе бар икән ләбаса. Дөрес, бу гаеп монологлар аша бирелми, ул өзек-өзек сүзләрдән дә аңлашыла. Исмай ролен башкаручы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров “монолог”лар белән эче тулы булса да, дәшмәскә, тыелып калырга мәҗбүр булган татар зыялысын уйный. Режиссер Исмайга Америкадагы бай туганныннан мирас калуы һәм Акчурин алдына ул мирасны кабул итү-итмәү проблемасы килеп баскан эпизодны төшереп калдырган. Пресс-показ премьерного спектакля театра Камала "Мой белый калфак"" Шәмсия Ишмуллина – 85 яшьлек зыялы татар карчыгы. Әтисе чит илләр белән бәйләнеше өчен атылган, ире һәм улы сугшыта үлгән, әмма ул барыбер үз иленең патриоты булып калган. Чит илгә китүчеләр - аның өчен сатлыкҗаннар. Драматург тамашачының күзендә яшь чыгарырга тиешле алымны кулланган – “теге яктагылар”ның берсе – Америкада татар кафесы тотучы Жак аның улы Габделхак булып чыга. Әмма илдә калган туганнарына кыенлык килмәсен дип, Жак үзенең Габделхак булуын танымый. Гәрчә гомере буе әнисенең ак калфагын сакласа да... Әсәр шушы эпизод белән тәмамлана – тамашачыга яшьләнгән күзләрен сөртеп өлгерергә мөмкинлек калдырылмый. Шәмсия образын Татарстаннаың халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина гәүдәләндерә. Сугышта әсирлеккә эләгеп, татар легионында катнашкан, илгә кайтып сөргеннәр кичергән көрәшче керәшен карты Иванов; биюче булып дөньяны яулау өчен татар теленең кирәге булмавын таныган Ратмир Зәкиевский, зур булмаган эпизоды белән дә спектакльнең “кызыл җебенә” әверелгән Зөбәйдә Прайс – спектакльнең кайбер образлары. Пресс-показ премьерного спектакля театра Камала "Мой белый калфак"" Спектакль вакыт ягыннан шактый җыйнак: 2 сәгать 15 минут дәвам итә. “Без спектакльне сәхнәләштергәндә, шул эпоханы предметларда төгәл чагылдыру максатын куймадык, ул чорның зур телекамераларын эзләмәдек. Спектакль ялгызлык турында, бүгенге көн турында. Бу спектакльне “Нәүрүз” фестивалендә күрсәтү турында сүз булды. Әмма быел “Җилкәнсезләр” белән “Агыла да болыт агыла...”ны күрсәтәбез дип килешенгән, өч күбрәк булыр”, шуңа күрә киләсе елга – “Нәүрүз” форумына тәкъдим итәбез”, - диде Нияз Игъламов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев