Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театры электрон билетлар сатылу үсешен теркәгән

111нче сезон ахырына kamalteatr.ru сайты аша 27 767 билет сатылган, әлеге сан 2016/17 сезонның барлык сатылган билетларның 20% тәшкил итә. Узган 110нчы сезонда 18 709 билет, ягъни гомуми санның 14% сайт аша сатып алынган билетлар саналган. Онлайн билет сату хезмәте Г.Камал театрында 2013 нче елның 13 сентябрендә кертелә һәм Камал театры үзенең спектакльләренә Татарстанда беренче булып онлайн рәвештә билетлар сата башлады. Әгәр проектның беренче сезоннан соң сатылган билетларның саны 700 саналса, хәзерге вакытта театр сайтында ай саен 3 меңнән артык билет сатыла. Камал театры директоры Илфир Якупов сүзләренчә, электрон билетлар сатылуның уңай динамикасы аның уңайлылыгы белән бәйле. "Спектакльгә килү өчен кассага барып билетларны броньга кую, аннары аларны килеп алу кирәк түгел. Сайтыбызга кереп бер басуда билет сатып алып була. Камал театры тамашачысы һәм билетлар арасындагы ара тагын да кечерәйде", - дип билгеләп үтте театр җитәкчесе. Проектның тагын бер уникаль ягы бар: билетларны Камал театры спектакльләренә генә түгел, шулай ук Камал театрының башка шәһәрләрдә узучы гастрольләренә сатып алү мөмкинчелеге бар. Мәсәлән, хәзерге вакытта камаллыларның Уфа шәһәрендә узачак (2017 елның 13-19 сентябре) гастроль спектакльләренә актив рәвештә онлайн-билетлар сатылу башланды:http://kamalteatr.ru/poster/ Исегезгә төшерәбез, Камал театры Казан театрлары арасында беренчеләрдән булып электрон билетларны "Вконтакте" социал челтәре аша сатуны башлады. Билет сатып алыр очен театрның официаль сәхифәсенә https://vk.com/kamalteatr кереп, "Купить билеты онлайн" дип исемләнгән кушымтаны ачырга кирәк.
Г.Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев