Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театры Башкортстанда соңгы елларда куелган 10 премьерасын тәкъдим итә

12 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Уфа шәһәренә (Башкортстан Республикасы) традицион гастрольләргә китте. 2017 елның 13-19 сентябрь көннәрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт Академия рус драма театры сәхнәләрендә Камал театры соңгы елларда куелган 10 премьерасын тәкъдим итә. Гастрольләрдә Камал театрының 100дән артык хезмәткәре: артистлар, административ һәм техник состав вәкилләре катнаша. 2QdZWjOtLhU Уфа гастрольләре режиссер Фәрит Бикчәнтәевның "Дон Жуан" спектакле белән башлана, әлеге спектакль 13 сентябрьдә VI "Туганлык" Халыкара төрки телле театрлар фестивалендә катнаша. Традиция буенча, гастрольләр татар театрының "визит карточкасы" булган Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклен дә үз эченә ала. Спектакль 14 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә Башкортстанның Рус театры сәхнәсендә уза. Гастрольләр афишасы: 15 сентябрь, 19.00, К.Тинчурин «Җилкәнсезләр”. 16 сентябрь, 18.00, З.Хәким “Бармы ришвәттән дәва?..”. 17 сентябрь, 18.00, М.Фәйзи “Галиябану”. 17 сентябрь, 18.00, Б.Абдураззоков “Исәнме, улым!” 18 сентябрь, 11.00 һәм 14.00, И.Зәйниев “Кәҗә, сарык һ.б.”. 18 сентябрь, 19.00, И.Зәйниев “Көтәм сине”. 19 сентябрь, 11.00 һәм 14.00 Х.Туфан, Т.Миңнуллин “Агыла да болыт агыла...” 19 сентябрҗ, 19.00, И.Юзеев “Ак калфагым төшердем кулдан” Барлык спектакльләр дә рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Билетларны Камал театры сайтының kamalteatr.ru “Афиша” сәхифәсендә, билет опреаторлары сайталрында һәм театр кассаларында сатып алып була. М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры кассасы: (347) 272-35-33, 273-70-52. Башкортстан Республикасының Дәүләт Академия рус драма театры кассасы: (347) 233-00-73, 8(347)248-95-33.  
Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев