Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал театры артисты Рамил Вәҗиев "Карда кан" кыска метражлы нәфис фильмда төшә

Бүген төшерү төркеменең беренче эш көне. Фильм Лаеш районының Тарлаш рус авылында төшерелә. Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтындагы мәгълүматка караганда кино ун көн дәвамында төшереләчәк. Режиссер Әмир Сальянов фильм турында тулырак мәгълүмат бирми һәм артистларга да фильм турында сөйләргә рөхсәт итми. Пресс-релиз буенча фильмның юл-патруль хезмәткәрләренең батырлыгына багышлануы һәм иганәчеләр акчасына төшерелүе генә мәгълүм.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев