Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал исмендәге Татар дәүләт академия театры Казан шәһәренең Мактау китабына кертелде

Камал театры Казан шәһәренең Мактау китабына кертелүе турында кичә Татар профессиональ театрының 110 еллыгына багышланган юбилей кичәсендә Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова хәбәр итте. “Мин әлеге күркәм кичәдә сезнең спектакльләрдән өзекләр караганда ике генә нәрсәгә үкендем – сезнең театрга сирәгрәк йөрүемә һәм татар телен белмәвемә”, диде Евгения Анатольевна. Быел, 2016 елда, Казан шәһәре башкарма комитетының рәсми сайты мәгълүматларына караганда, Казан шәһәренең мактау китабына Казан моторлар төзү берләшмәсе, “Радиоприбор” акционерлык җәмгыяте, «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте, «Электроприбор» Казан заводы ветераны Виктор Лошадкин, Казанның Идел буе районы 114 нче мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы Миңнехәниф Низамовлар кертелгән. Мәдәният учреждениеләреннән әлеге исемлектә М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры һәм “Әкият” татар дәүләт курчак театры бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев