Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Зөлфәт Хәким әсәре буенча сәхнәләштергән спектакль куелачак (фото)

Күптән килгән гадәт буенча, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры быел да күренекле режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә, ягъни 7 ноябрьдә тамашачыларга премьера әзерләде. Казанлылар һәм башкала кунакларына киләсе дүшәмбедә Зөлфәт Хәким әсәре буенча сәхнәләштергән “Бармы ришвәттән дәва?” дип исемләнгән спектакль тәкъдим ителәчәк.

Г.Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, спектакль бик җитди мәсьәләне күтәреп чыга. “Шуңа да карамастан, ул бик җиңелчә, цирк ысулларын файдаланып куелган. Көлкеле әйберләр аркылы тамашачыда ничек итеп без яшибез, нигә бездә шулкадәр ришвәтчелек таралган, ник без ришвәт белән генә мәсьәләләрне чишә алабыз дигән курку хисе уянырга тиеш. Сатира монда бик көчле. Зөлфәт Хәким ул шундый драматург – көн кадагында булган мәсьәләләргә мөрәҗәгать итә. Тамашачыны, укучыны уятырга тырыша”, – диде ул.

Нияз Игъламов сүзләренчә,  комедия жанрындагы спектакль җитди сорауны — илдәге ришвәтчелекне җиңеп буламы дигән мәсьәләне күтәрә. “Спектакльнең азагы — ачык финал. Тамашачы аны үзе уйлап бетерергә тиеш. Чөнки ришвәтчелек ул түрәләргә генә бәйле түгел. Ул һәр кешедән, бездән тора”, – ди тәнкыйтьче.

Мәгълүм булганча, “Бармы ришвәттән дәва?..” – Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән беренче генә спектакль түгел. Ул “Галиябану”, “Ричард III”, “Көтәм сине...” спектакльләрен дә сәхнәгә куйган иде. Соңгысының исә пьеса автора да Илгиз Зәйниев үзе. Драматург иҗат иткән “Әрем исе”, “Кечтүкле уен”, “Бабайлар чуагы”, “Кәҗә, сарык һ.б.” пьесалары да Г. Камал теары сәхнәсендә зур уңыш белән бара.

Яңа спектакль уңышлы булачакмы дигән сорауга Нияз Игъламов ачык кына җавап бирергә кыенсынды. “Бүгенге заманда бу хакта беркайчан да төгәл әйтеп булмый. Ул элек тә шулай булгандыр дип уйлыйм. Халык Туфан Миңнуллинны ярата иде, дибез. Мин әйтәм: юк җәмәгать, бөтен пьеса да алай булмады. Монда һәр драматург әйтә ала: менә театр шулай куйды, начар куелыш аркасында халык йөрми башлады. Тамашачының спектакльне ничек кабул итәчәген алдан әйтеп булмый. Минем уйлавымча, халык йөриячәк. Ләкин сатирик комедия ул бит бик катлаулы жанр. Ул бик зур уңыш белән барса, театр өчен бик зур җиңү булачак”, – ди Нияз Игъламов.

Аның фикеренчә, тамашачы сатираны “авыр” кабул итә. Бу кешенең үзендә булган кимчелекләргә басым ясауга, аларны күрсәтү белән бәйле. “Чын сатирик әсәр — ул көзге кебек. Тамашачы алдында көзге куйган кебек. Сез бит шундый, җәмгыять шундый безнең дип күрсәтәсең. Ул бөтен нервларга, авырткан нокталарга басым ясап, безнең бөтен проблемаларны ачыктан-ачык күрсәтә. Тамашачы үзе турында карарга бик үк яратмый”, – дип аңлатама бирде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев