Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тантаналы кичәләр узачак

22-23 декабрьдә Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына 110-еллык юбилеена багышланган тантаналы кичәләр узачак. Юбилей кичәсенең программасы ике өлешкә бүленгән, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Беренче бүлек театрының 110 еллык тарихына багышлана. Сәхнәдә "Зәңгәр шәл", "Дивана", "Банкрот", "Мулла", "Арбалы хатыннар", "Әрем исе", "Йөзек кашы", "Үлеп яратты", "Мәхәббәт FM", "Дон Жуан" һәм "Бабайлар чуагы" спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләчәк. Кичә барышында театр үзенең тарихындагы әһәмиятле даталарга тукталып, соңгы ун елдагы иҗатына аерым игътибар белән күзәтү ясый. Тантаналы кичәнең икенче өлешендә театрның коллегалары котлаулары көтелә. Галиәсгар Камал театрын юбилее белән Казанның "La Primavera" камера оркестры, В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Академия рус Зур драма театры, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, К.В.Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, татар театрлары һәм җырчы Салават Фәтхетдинов тәбрикләячәк. Шулай ук кичә программасында Татарстан Хөкүмәте котлавы һәм театрның чит илләрдә яшәүче дусларыннан видеокотлаулар көтелә. 23 декабрьгә билгеләнгән кичәнең беренче өлеше, шулай ук спектакльләрдән өзекләр белән башланып китә. Икенче бүлек Г.Камал театры актерлары котлауларыннан торачак. Музыкаль, шигъри, бию номерлары белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова, Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләлов, Люция Хәмитова, Илдус Габдрахманов, Луара Шакирҗанова, Әсхәт Хисмәтов, Зөлфирә Зарипова, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артистлары Олег Фазылҗанов, Ләйсән Рәхимова, Алсу Каюмова, Радик Бариев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, шулай ук яшь актерлар Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Гүзәл Минакова, Алмаз Гәрәев, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Гүзәл Гөлвердиева чыгыш ясаячаклар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев