Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал ис. Татар дәүләт Академия театрында соңгы тапкыр "Кечтүкле уен" спектакле куелачак (фото)

2017 елның 12 мартта 12:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча режиссер Радик Бариев сәхнәләштергән «Кечтүкле уен» спектакле соңгы тапкыр уйналачак. Әлеге театраль феерия 5 сезон буена уңышлы гына уйналып килде. 12 мартта спектакль 40нчы тапкыр уйнала. Спектакльнең премьерасы 2011 елның 9 декабрендә булган иде. Соңгы спектакльгә билет алып калырга ашыгыгыз! Спектакль турында:
Татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән бу спектакль яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр хакында сөйли. Кайчандыр үзләре уйлап чыгарган, куркыныч уенга эләккән ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә гаҗәеп гүзәллек дөньясы - Ак  чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткара алырлармы? Ипи йомшагыннан әвәләп ясалган, моңа кадәр беркемнең төшенә дә кермәгән әкияти җанвар -  шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк үзен уйлап табучыларга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле,  җансыз Кара көчләр – безнең каһарманнарыбыз аларны җиңәрләрме? Алдынгы сәхнә технологияләре, заманча музыка һәм хореографиягә корылган,  татар сәхнәсендә беренче мәртәбә фэнтэзи жанрында чишелгән бу спектакль тамашачылар өчен чын могҗиза булыр.
[gallery size="full" columns="1" link="file" ids="20892,20893,20894,20895"]
Чыганак: http://kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев