Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 4 курс студентларының диплом эше күрсәтелде

Татарстан башкаласында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлык һәм актерлык осталыгы кафедрасы 4 курсы студентларының диплом эше күрсәтелде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Әлеге курсның җитәкчесе – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, укытучылары – М.Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе, драматург, режиссер Илгиз Зәйниев. Театрда студентлар Антон Чехов пьесасы буенча "Палата № 6" спектаклен күрсәтте. Аны сәхнәгә куючы режиссер – Олег Кинҗәгулов. Рольләрне тиздән дипломлы булачак артистлар Ленар Юлдашев, Эльвир Сәлимов, Йосыф Бикчәнтәев, Алмаз Борһанов, Рәзилә Мөхлисуллина, Миләүшә Хафизова, Ирина Кибякова, Айгөл Шәкүрова, Олег Кинҗәгулов, Диләрә Садриева, Эльмира Семенова башкарды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев