Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры "Вконтакте" социаль челтәре аша билетлар сата!

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан театрлары арасыннан беренче булып, “Вконтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә спектакльләргә электрон билетлар сата башлады. Хәзер билетларны театр кассасы яки сайты аша гына түгел, популяр социаль челтәрләр аша да алырга мөмкин. Проект «Инфоматика» оешмасы, “Лента” билет-үткәргеч башкару системасы ярдәме белән тормышка ашырылды.

Спектакльләргә электрон билет сатып алу өчен әлеге сылтама аша театрның рәсми төркеменә керергә һәм “Онлайн билет алу” дигән төймәгә басарга кирәк. Алга таба тәкъдим ителгән исемлектән үзегезгә кирәкле спектакльне, урынны сайлап алырга һәм карта буенча мәгълүматларны тутырырга. Сатып алынган билет берничә минут эчендә сатып алучының электрон почтасына җибәрелә.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев