Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Kamal Backstage проектын башлау турында игълан итә (видео)

Әлеге проектның максаты - тамашачыларыбыз белән якыннанрак танышу. Бүгенге көннән башлап тамашачыларның  яраткан артистлары белән очрашулар оештырыла һәм спектакльләргә чакыру билетлары уйнатыла. Атнаның һәр дүшәмбесендә 3 чакыру билеты (2 кешелек) уйнату игълан ителә, киләсе дүшәмбедә компьютерның очраклы саннар генераторы 3 җиңүчене билгели. Җиңүчеләр чакыру билетлары белән бүләкләнә, шулай ук аларга спектакльдән соң сәхнә артына кереп, декорацияләр янында фотога төшү, театраль костюмнар киеп карау, яраткан артистлары белән аралашу һәм автограф алу мөмкинлеге бирелә.

Бүген без 26 февральгә билгеләнгән "Хуҗа Насретдин" спектакленә 3 чакыру билетын уйнатуны игълан итәбез. Акциядә катнашу өчен театр төркеме вәкиле булырга һәм әлеге хәбәргә репост ясарга кирәк. 20 февральдә 3 җиңүче сайлана, алар (үзләренең  +1 белән)  спектакльгә килү бәхетенә ирешә. Шулай ук, спектакльдән соң, конкурсның җиңүчеләре Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша һәм Лёля кушаматлы ишәк белән фотога төшә һәм аралаша алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев