Татар матбугаты
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Гашыйклар көненә багышланган уникаль акция игълан итә
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Гашыйклар көненә багышланган уникаль акция игълан итә: "1+1=1". 14 февральдә театр кассасыннан Камал театры спектакльләренә ике билетны бер билет бәясенә сатып алып булачак. Ташлама бары тик парларга (ир-ат һәм хатын-кыз) каралган һәм бер көн эчендә - 14 февраль көнендә генә гамәлдә була. Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. Белешмәләр өчен телефон: 293-03-74.
Чыганак: http://kamalteatr.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев