Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры атаклы татар драматургы К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» әсәрен сәхнәләштерә

Әлеге спектакль камаллыларның быелгы сезонда беренче премьерасы. 8 һәм 9 октябрь көннәрендә тәкъдим ителәчәк әсәрне Омск академия драма театрының баш режиссеры Георгий Зурабович Цхвирава сәхнәгә куя. Бу исем Татарстан театр сәнгатендә шактый мәгълүм. Георгий  Цхвирава Г.Камал театрында 2004 елда  грузин язучысы А.Цагарели пьесасы буенча «Ханыма» спектаклен сәхнәләштергән иде.

«Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасындагы темалар миңа бик мөһим тоелды. Чөнки бүгенге көндә дә дөньяда тынгысызлык күзәтелә. Социаль нәфрәт соң чиккә җиткән чорда үткәннәргә күз салу зарур. Көн кадагындагы сорауларга җавап бирү, киләчәкне ачык күрү өчен дә үткәннәрне барлау кирәк», – ди ул. Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов та пьесаның актуальлеген ассызыклый: «Без бугенге көндә ниндидер караңгы сюжетлар бусагасында торабыз. Бәлки бар да җайланыр, тик әлегә кадәр Россиядә бернәрсәнең дә үзеннән-үзе хәл ителгәне юк. К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасында нәкъ шундый вакыт – ниндидер кискен вакыйгалар башланыр алдыннан була торган чор сурәтләнә. Бүгенге вәзгыятьтә әлеге пьеса буенча куелган спектакль төрле тыюларга да юлыгырга мөмкин, тик Г.Цхвирава, акыллы һәм тәҗрибәле кеше буларак, тамашачыны шаккатыру белән мавыкмыйча, тирән һәм көчле спектакль тудырыр, дип ышанам». Татар драматургиясе классигы, татар театрына нигез салучы Кәрим Тинчуринның әлеге пьесасы татар телендәге иң күренекле драматик әсәрләрнең берсе. Татар классикасы җәүһәре булган, 1926 елда иҗат ителгән бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта... Шунысы да игьтибарга лаек, «Җилкәнсезләр»не 1926 елда Кәрим Тинчурин үзе сәхнәләштергән. «Тинчуринның “Җилкәнсезләр” әсәре, миңа калса, татар телендәге иң яхшы пьеса.  Төзелеше һәм поэтикасы ягыннан гаять тә катлаулы булган бу әсәр 20нче елларның «Бег» (“Качу”), «Самоубийца» (“Үзен-үзе үтерүче”), «Баня» (“Мунча”) кебек әсәрләреннән дә өстенрәк. Монда политик сатира бик көчле. Бу сатираның кемгә юнәлгәнлеген ансат кына аңлавы да кыен. Автор байлардан да, ярлылардан да ачы итеп көлә, тик, нигездә, аның сатира корбаннары – акылсыз, оятсыз, тәрбиясез бәндәләр, хакимлеккә дәгъвә кылучылар... Җыеп әйткәндә, бу – бөек әсәр. 1958 елда “Җилкәнсезләр” спектакленең, әдәби әсәрләрдән беренче булып, Г.Тукай премиясенә лаек булуы да юкка гына түгел”, – ди Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов. Спектакльдә Камал театрының әйдәп баручы артистлары: Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев, Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллин, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Алмаз Гәрәев, Айгөл Миңнуллина, Алмаз Сәбирҗанов, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров, Ирек Кашапов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Айгөл Абашева катнаша.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X