Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал ис. Татар дәүләт Академия театрыннан кайнар тәкъдим...

Һава торышы сезне сөендерми? Урамда салкын һәм юеш? Синоптиклар да яхшы хәбәрләр белән шатландырмый? Безгә килегез! Майның салкын кичләрен Камал театрының җылы атмосферасында уздырыгыз! Сезне актерларның кайнар уеннары, һичшиксез, җылытыр, чөнки билетлар ташлама белән сатыла. Кадерле тамашачылар, 12-19 майда театр кассасыннан 2 билетны 1 билет бәясенә сатып алырга мөмкин. Әлеге махсус тәкъдим Камал театрының 2017 елның 13-30 майда узачак барлык спектакльләренә тарала. Ташлама белән билет алу өчен, кассирга: "Камал театрын яратам!" паролен әйтергә кирәк. Касса адресы: Казан, Татарстан ур., 1 йорт. Эш вакыты: көн саен сәгать 10.00нан 19.00 сәгатькә кадәр, ялсыз. Белешмәләр өчен телефон: 293-03-74. Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы.
Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев