Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Исхакый, Ф.Хөсни, Җ.Вәлиди, Т.Миңнуллин исемендәге премияләр кемнәргә тапшырылды?

Татарстан Язучылар берлегенең дүрт әдәби премиясе дүрт татар язучысына тапшырылды. Премияләрне Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек булды. Язучы Госман Гомәргә Фатих Хөсни премиясе тапшырылды. 85 яшен тутырган язучы Лирон Хәмидуллин Җамал Вәлиди исемендәге премиясе бирелде. Моннан ике ел элек кенә гамәлгә куелган Туфан Миңнуллин исемендәге премия драматург Рәдиф Сәгъдигә тапшырылды.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев