Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар театрының 110 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узачак

Казанда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар театрының 110 еллыгына багышлап, “XXI гасыр театры һәм яңа заман таләпләре” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узачак, дип хәбәр итәләр институттан. Ул – татар театры мирасына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, театр сәнгате жанрларын өйрәнүгә яңа алымнар эзләү максатын тота. Конференциягә Россия һәм чит илләрдән әйдәп баручы театр белгечләре чакырылган. Фәнни җыенда галимнәр, Татарстанның татар театрлары вәкилләре, язучылар, студентлар катнашачак. Татар театрының 110 еллыгына институт А.Салиховның “Особенности формирования и развития татарского сценического искусства” дигән фәнни китап, Габдулла Кариев, Солтан Габәши һәм Мирхәйдәр Фәйзи юбилейларына багышланган буклет һәм әлеге конференция материаллары җыентыгын бастырып чыгарган. Конференция 22 декабрьдә Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге конференцияләр залында үтәчәк.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев