Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Футбол җанатарлары фестивале 1 млн кешене җыячак, ә “Казан Арена”да алты аншлаг көтәбез

Казандагы Футбол җанатарлары фестиваленә 1 млн кеше килер дип көтелә. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте. “Фестиваль берьюлы 25 мең җанатарны сыйдыра алачак. Чемпионат дәвамында анда 1 млн җанатар булырга өлгерер дип уйлыйбыз”, - диде Владимир Леонов. Фан-фестка эләгү ирекле һәм бушлай. Җанатарларга үзе белән паспорт һәм матчларга билет алып йөрү кирәкми. Җанатарлар фестивале территориясендә ике зур экранлы телевизор бар, аннан барлык 64 матчны да тамаша кылырга мөмкин. “Фестиваль үз ишекләрен бүген ача һәм анда һәр көнне керү мөмкинлеге булачак”, - диде министр. Ә Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына билетлар инде юк. “Бүген Чемпионатка билет пулы тулысынча формалашып беткән һәм, әйтергә кирәк, матчларга инде билетлар юк. Без “Казан Арена”да алты аншлаг көтәбез”, - диде ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов. Министр сүзләренчә, стадиондагы җанатарларның 55-60 процентын чит ил вәкилләре алып торачак. “Казанга Франция, Германия, Колумбия футбол җанатарларының күпләп килүе көтелә”, - диде министр.

Татар-информ

Автор: Чулпан Шакирова

Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев