Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Футбол чемпионатының мәдәни программасы: Татар опера һәм балет театры

Футбол буенча Дөнья чемпионаты узган чорда Казанда М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында “Шаляпин. Нуриев. Казан” Халыкара фестивале үтәчәк. 11 июньдә фестивальне “Спартак” балеты (А.Хачатурян) ача. 15 июньдә тамашачылар Петр Чайковскийның “Пиковая дама” операсын тыңлый ала. 18 июньдә Джакомо Пуччининың “Турандот” операсы күрсәтеләчәк. 21 июньдә Джузеппе Вердиның “Трубадур” операсы булачак. 24 һәм 25 июньдә Людвиг Минкусның “Баядерка” балеты тәкъдим ителәчәк. 28 июньдә Петр Чайковскийның “Аккош күле” балеты уйналачак. 1 һәм 2 июльдә Резеда Ахиярованың “Алтын Урда” балетын карап булачак. 5 июльдә Джузеппе Вердиның “Набукко” операсы куелачак. Спектакльләр 18.00 сәгатьтә башлана.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев