Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты узган көннәрдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында мәдәни чаралар оештырыла. 22 июньдә – II «The Kremlin Confederation of Art» фестивале кысаларында Григорий Фридның «Анна Франк хатлары» операсы булачак. Башлана 17.00 сәгатьтә. 25 июньдә – «Музейда футбол төне». 26 июньдә – «Иман моңы» VII Халыкара музыка фестивале концерты үтәчәк. Башлана 19.00 сәгатьтә. 29 июньдә – Tatar stars концерты. Башлана 18.00 сәгатьтә. 5 июльдә – II «The Kremlin Confederation of Art» фестиваленең гала-концерты һәм мультимедиа шоу көтелә. Башлана 18.00 сәгатьтә. Моннан тыш, 21 июньнән 15 гыйнварга кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Мәскәүнең Дәүләт тарих музее фондларыннан «Корольләрнең уеннары» күргәзмәсе эшләячәк.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев