Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Француз милләтеннән булган Бернард Монот "Ана теле" проекты аша татар телен өйрәнгән

"Ана теле" проекты аша татар телен өйрәнеп кенә калмыйча, танышлар да табарга була. Франциянең тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе (көнчыгыш бүлеге дипломаты), Португалия-Гарәп илләре хезмәттәшлеге Оешмасы казаныш медале иясе, Италия Җөмһүрияте казаныш ордены кавалеры, француз милләтеннән булган Бернард Монот «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде. Бернард татар телен сөйләм дәрәҗәсендә үзләштереп кенә калмаган, ул татар теленең үзенчәлекләрен дә өйрәнгән. «Хәзерге төрек теленнән тыш, госмани телен дә үзләштердем. Әйтергә кирәк, татар теле төрек теле белән бик охшаш. Татар телендә бихисап гарәп һәм фарсы сүзләре бар. Татар телен укыганда, төрекчә һәм гарәпчә сүзләр ярдәм итте. Шулай ук, бүтән төрки телләрне дә өйрәнергә тели идем. Төрек теле – алтай телләре гаиләсенең угыз төркемчәсенә, ә татар теле – кыпчак төркемчәсенә керә. Шуның өчен, төрек һәм татар телләре якын һәм бер үк вакытта аерылып та тора», - диде Франциянең тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе. «Татар халкы 500 елдан бирле Рус хакимияте астында яши, шуңа күрә алар руслар кебек уйлый, күп сүзләр русчадан килә, хәтта мәкальләр дә охшаш. Рус теле гарәп теленнән авыррак. Әйтик, татар телендәге ярдәмче һәм аналитик фигыльләр (эшнең тәмамлануын белдерүче - мәсәлән, "эшләп бетерде" - ТИ) безгә авыр, ләкин кызыклы булып тоела. Әлбәттә, аналитик фигыльләр чит ил укучылары өчен аеруча кыен. Икенче кыенлык шунда: татар телендә саф омонимнар бик аз. Күбесе кайбер формалары белән генә омоним булып килә. Татар телендә исем фигыль белән исемне аеру авыррак, аеру өчен җөмләнең төгәл мәгънәсенә һәм контекстка таянырга кирәк», – дип ассызыклап үтте Бернард әфәнде. Дипломат сүзләренчә, татар телен өйрәнү тормышта бик ярдәм иткән. «Хәзерге вакытта мин лаеклы ялда, һөнәрем юк. Яши торган Испаниядә һәм туган ягым Франциядә дусларым юк. Гаиләм бөтен җир буйлап таралган. Алар белән сирәк очрашам. “Ана теле” нәтиҗәсендә башка татар укучылары белән дә таныштым, төркем бүлмәсендә иркенләп сөйләшә алам», – диде ул.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев