Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Франциядә татар телен өйрәнергә теләк белдергәннәрнең саны арта

Россиягә чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның кайтуына ярдәм итү программасын тормышка ашыруда Татарстанда 2016-2018 елларга республика бюджетында 13,5 миллион сум акча каралган. Бу хакта Казанда Татарстан Президенты карамагындагы Ватандашлар эшләре буенча Координацион совет утырышында республиканың вице-премьеры Васил Шәйхразыев җиткерде. Докладчы үз чыгышында хәзерге вакытта программа проектының Россия Хөкүмәтенә расланырга җибәрелгәнен белдерде. «Программа үз эченә 450 ватандашыбызны ала, аларның 150се әлеге программада катнашучылар һәм 300е аларның гаилә әгъзалары. Аерым критериеләр билгеләнде. Без хезмәткә яраклы яшьтәге, тулы гаиләле, югары белемле һәм һөнәрләренә ихтыяҗ булган ватандашларыбызның кайтуын телибез. Россия Хөкүмәте карары раслану белән әлеге эш белән тулаем шөгыльләнергә хокуклы булабыз», – дип җиткерде ул утырыштагыларга. Вице-премьер «Ана теле» онлайн-мәктәбендә Россиянең 66 төбәгеннән һәм җиде чит илдән 10 мең кеше укуын билгеләп үтте. «Татарстаннан күмпе ватандашыбыз китүен анализларга, мониторинг аша белергә кирәк. Аннан аларны чит илләрдән кайтарганчы хәзер кисәтү җиңелрәк», – дип саный Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Үз чыгышында вице-премьер – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов 2015 ел йомгаклары буенча Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше якынча 14 миллиард доллар, төбәкара әйләнеше – 447 миллиард сумны тәшкил итте, дип белдерде. «Республиканың төп хезмәттәшләре Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре, Башкортстан тора», – дип билгләп үтте ул. Министр сүзләренчә, бүгенге көндә Россиянең 72 субъекты белән сәүдә-икътисади, фән-техника һ.б. өлкәләрдә килешүләр бар. 2016 ел өчен шундый 16 документ имзаланган. Татарстанның Франциядәге вәкаләтле вәкиле Искәндәр Юсупов 12 декабрьдә Парижда Франция һәм Татарстан мэрияләре арасында туризм буенча килешү төзелүен искә төшереп үтте. Аерым алганда, 2017 елда Парижда Сабан туе үткәрү килешенгән. Ул шулай ук татар телен өйрәнү курсларына язылучы французлар санының арта баруын, 7дән 40ка җитүен әйтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев