Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Франция Республикасында Татарстан сәнгать осталары концерты үтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Франциягә килде.

Шушы уңайдан, Франция белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне һәм багланышларны ныгыту максатыннан, 29нчы ноябрьдә Франция Республикасында Россия Федерациясе Илчелегенең Концертлар залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты үтте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Концертта республиканың танылган сәнгатькәрләре Айдар Сөләйманов, Айгөл Хәйри, Марсель Вагыйзов, Филүс Каһиров, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "Ворожея" рус җыры театры, "Казан нуры" оркестры һәм башка сәнгатькәрләр катнашты.

Концерт залының холлында татар рәссамы Ринат Анимаевның күргәзмәсе, “Бүгенге Татарстан”, “Күп милләтле Татарстан” фотокүргәзмәләре, шулай ук халык һөнәрчелеге күргәзмәсе урын алган иде.

Рөстәм Миңнеханов үзенең тәэсирләре белән "Инстаграм"дагы шәхси битендә бүлеште.

Татарстан Президенты эш сәфәре кысаларында Франциянең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән дә очрашты. Очрашу вакытында татарның милли үзенчәлеген, татар телен саклау һәм аны яшь буынга тапшыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев