Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Франция компанияләре Татарстан белән фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә ниятли

Татарстан Президенты 30 ноябрьдә Парижда Франциянең эшлекле даирәләре ассоциациясе бинасында француз компанияләре вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, “HEFI Development” компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда Татарстанның Югары Ослан районында “Волга Дискавериз” гаилә тематик күңел ачу паркын төзү буенча уртак проект тормышка ашыру мөмкинлеге турында фикер алышынды.

Шулай ук “Servie” компаниясе белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре билгеләнде, Алар - инфекцияле булмаган хроник авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәшү өлкәсендә, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм дәвалау өлкәсендә уртак комплекслы мәгълүмати-агарту проектларын һәм программаларын булдыру.

Дөньяда үзенең зурлыгы буенча икенче урында торган әлеге фармацевтика компаниясе үзенең продукциясен Россия базарында да сата. Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү максатында, 30 ноябрьдә узган “Франция – Татарстан” эшлекле форумы кысаларында, бу компания белән Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы арасында хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куелды.

Рөстәм Миңнеханов уртак проектлар тормышка ашыру тәкъдимен хуплады. Ул бүген сәламәт яшәү рәвешен таныту – актуаль мәсьәлә булуын искәртте. Шулай ук ул сәламәт яшәү рәвешен танытучы проектларны медиа ягыннан тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә тәкъдим итте.

“SANOFI” компаниясе белән исә Татарстанда җитештерүләр ачу мөмкинлеге турында сүз барды.

Медицина һәм фармацевтика өлкәсендә дөнья дәрәҗәсендә эшчәнлек алып баручы әлеге компания Россиядә 1970 елдан бирле эшли. Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләрен дарулар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек урнаштыру мөмкинлекләрен өйрәнү өчен Казанга чакырды.

Моннан тыш та Татарстанда эшчәнлек алып барырга ниятләгән башка француз компанияләре вәкилләре белән дә очрашулар булды. Мәсәлән, бер компания Татарстанда нефть-газ җиһазларын җитештерү теләген белдерде. Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ачык акционерлык җәмгыяте Директорлар советының чираттагы утырышында аларга үз тәкъдимнәрен җиткерергә киңәш итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев