Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Франция башкаласы мэрын татар кухнясы таң калдырган

Франция башкаласы мэры Анн Идальго милли татар кухнясын бик ошатканын әйтте. Казан hәм Париж властьләре арасында гастрономия өлкәсендә хезмәттәшлек итү идеяләре дә бар, диде, ул. "Казанда бик күп ашадым (көлә). Мин монда нәрсә генә татып карамадым, милли ашамлыкларның ниндиләрен генә. Киләсе 15 көндә ашый да алмам, мөгаен. Кухня искиткеч, Казандагы нигъмәтләрнең үзенә бер үзгә тәме бар. Бүген бездә гастрономия юнәлешендә бик күп проект идеялары бар, без аларны тормышка ашыру өстендә эшләячәкбез," - дип искәртте Париж башлыгы. Казан мэры Илсур Метшин, Идальгоны тукмачлы аш, кыстыбый, өчпочмак, бәлеш hәм гөбәдия кебек милли ашлар белән сыйлаганнарын әйтеп узды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев