Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Форумчылар, Татарстан Конституциясенә багышлап, акция-концерт үткәрде

Кичә Казанның Кремль яр буенда Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан акция-концерт узды. Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырды. Акция-концерт форматы -  яшьләрчә. Монда татар эстрадасы һәм альтернатив музыка вәкилләре чыгыш ясады. Чарада башта кеше аз күренсә дә, оештыручылар бер сәгать эчендә Татарстан байрагы төсендәге 1 мең тасма өләшеп бетергәннәр. Тышта суык булганга күрә бар халык та концертны ахырына кадәр карап бетермәде. Бу көндә Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын бәйрәм итәргә Кремль яр буена язучылар һәм шагыйрьләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән Роберт Миңнуллин, Рәмис Аймәт, Ленар Шәех, Фәйрүзә Мөслимова, Ләбиб Лерон, Рифат Сәлах, Гөлзадә Бәйрәмова, Йолдыз Шәрәпова, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Әлфәт Закирҗанов, Рифә Рахман, Илшат Сәетов, Җәлил Мотыйгуллин һ.б. килделәр. Алып баручылар, Болгар радиосы баш мөхәррире Илфар Кәримов һәм татар радиосы Dj Айсылу Лерон концертны Татарстан Республикасы гимны белән башлап җибәрде. Активист егет-кызлар чарага килүчеләрнең һәркайсына Татарстан гимны сүзләре язылган кәгазь битләре таратты. Теләгән барлык кеше үз Республикасының гимнына кушылып җырлый алды. Акция-концерт программасында, беренче тапкыр бер сәхнәдә, татар эстрадасы йолдызлары һәм альтернатив татар музыкасы вәкилләре: Зәринә Вильданова, "Gauga" төркеме, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зөлфәт Зиннуров, Рәдиф Кашапов, Илгиз Шәйхразиев, K-Ru төркеме чыгыш ясады. Концертта шулай ук удмурт, мордва, крәшен артистлары да чыгыш ясады.

Татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Автор: Салават Шиһабетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев