Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фольклорчы Геннадий Макаров музыка һәм тел галимнәрен татарның этник төркемнәренә һәм диалектларына игътибарны арттырырга чакыра

Фольклорчы галим, музыка белгече Геннадий Макаров музыка һәм тел галимнәрен татарның этник төркемнәренә һәм диалектларына игътибарны арттырырга чакыра. Выставка "Татарские народные музыкальные инструменты" “Мин башта музыка уен коралларын тарихи чорлар буенча гына бүлгән идем. Алай гына булмый икән, география буенча да карарга кирәк. Без Казаннан торып Себер татарларын да, Әстерхан татарларын да өйрәнергә, мишәр традицияләрен дә белергә, ягъни, этник билгеләр буенча өйрәнергә тиешбез. Музыка уен коралларының исемнәре дә күптөрле һәм аларның булуы кыйммәт”, - дип сөйләде галим Казанда төрки халыкларның традицион мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган халыкара фәнни конференция кысаларында оештырылган “Татарларның музыка уен кораллары: үткән, бүген, киләчәк” күргәзмәсендә. Выставка "Татарские народные музыкальные инструменты" “Диалекталь музыканы өйрәнергә кирәк. Диалектларда борынгы көйләүләр саклана. Кайчакта музыканы керәшеннеке, мишәрнекенә бүләсез диләр. Булсын! Ул бит безнең горурлык. Безгә бөтен этник төркемнәрнең үзенчәлеген белергә кирәк. Диалекталь тел – безнең төп байлыгыбыз. Ә әдәби тел – канцелярщина. Чөнки ул күпмедер дәрәҗәдә ясалма, - диде кырык ел буе татар авыллары буйлап экспедицияләрдә йөргән галим, сәнгать фәннәре кандидаты Генннадий Макаров. - Әйтик, Америка тавыгы белән авыл тавыгы кебегрәк. Әлбәттә, бераз күперттем, арттырыбрак җибәрдем инде. Мин моның белән диалекталь музыканың, диалекталь костюмнарның, диалекталь сүзләрнең кадерле булуын, аларның югалырга мөмкин икәнлеген ассызыклыйм”. Выставка "Татарские народные музыкальные инструменты"

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев