Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фольклорчы галим Геннадий Макаров "Тюрксой" халыкара оешмасы медаленә ия булды

Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров студенты, яшь баянчы Айдар Вәлиев белән бергә "Коркыт һәм Бөек дала көйләре" төрки халыкларның IV халыкара традицион музыка сәнгате фестивале һәм «Коркыт ата мирасы: эпик мәдәният, халык хикәятләре һәм көйләре» халыкара фәнни-гамәле конференциясендә катнашты. Ул төрки дөнья музыка кораллары һәм көйләр өйрәнүнең актуаль мәсъәләләренә багышланган иде. Бу хакта фольклорчы галим үзе хәбәр итә. Мәгълүмат өчен: Төрки дөнья музыка кораллары һәм көйләр өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган «Коркыт һәм Бөек дала көйләре” төрки халыкларның IV халыкара традицион музыка сәнгате фестивале һәм «Коркыт ата мирасы: эпик мәдәният, халык хикәятләре һәм көйләре» халыкара фәнни-гамәле конференциясе быел Казахстан Республикасының Кызыл Орда шәһәрендә 27-29 сентябрендә булып үтте. "Тюрксой" төрки мәдәниятләр халыкара оешмасы тарафыннан өч елга бер мәртәбә үткәрелә торган фестивальдә Азәрбәйҗан, Белоруссия, Кытай, Бөекбритания, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Үзбәкстан, Башкортстан, Саха-Якутии, Татарстан, Тыва һәм Төркиядән 80нән артык музыка белгече, фольклорчылар һәм этник музыка башкаручылар катнашты, дип хәбәр итә “Тюрксой”ның рәсми сайты. «Тюрксой» төрки мәдәниятләрнең халыкара оешмасы Президенты Дүсән Касеинов «Төрки дөнья музыка кораллары һәм көйләр өйрәнүнең актуаль мәсъәләләре» исемле халыкара конференция кысаларында төрки дөньяның милли мәдәниятенә һәм фольклорчылык фәне үсешенә керткән өлеше өчен Казан консерваториясе Татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы укытучысы Геннадий Макаровка дастаннар, халык иҗаты әсәрләрен башкаручы хакас халык җырчысы Семен Кадышев исемендәге истәлекле медаль тапшырды. "Тюрксой" – төрки халыкларның мәдәният өлкәсендә халыкыра хезмәттәшлек оешмасы. Штаб-фатиры Әнкарада урнашкан.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев