Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Флюра Сөләймановага Р.Ваһапов ис. иҗтимагый-милли премия тапшырылачак

Халкыбызның легендар җырчысы Флюра Сөләймановага XIII Ваһапов фестивале гала-концертында Р.Ваһапов исемендәге иҗтимагый-милли премия тапшырылачак, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар. Фестивальнең гала-концерты 15 май көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында үтә. Концертта Ваһапов бәйгесенең быелгы лауреатлары белән бергә алдагы еллар лауреатлары да чыгыш ясаячак. Татар җыры легендасы Флюра Сөләйманова, татарның иң көчле тенорларының берсе Илһам Вәлиев һәм Россия күләмендә танылган татар җырчысы Ренат Ибраһимов XIII Ваһапов фестивале гала–концертының махсус кунаклары булачак. Искәртеп үтәбез, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов Ваһапов исемендәге бәйгенең жюри рәисе дә иде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев