Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Флера Тарханованың биш томлыгы дөнья күрәчәк

Киләсе 2019 елда шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова әсәрләре биш томлык булып бастырып чыгарылырга тиеш. Бу хакта бүген мәрхүмәне соңгы юлга озату чарасында аның энесе, Татарстанның элекке мәдәният министры Илдус Тарханов әйтте. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында мәрхүмә белән хушлашу чарасы узды. “Мин әле күптән түгел генә Татарстанның мәдәният министры Ирада Хафизҗановна белән очрашкан идем. Без Флера Тарханованың безгә тагын бер бүләк калдырганы турында сөйләштек. Материал инде әзер, биш томлыкның кулъязма нөсхәсе нәшриятка тапшырылган”, - дип белдерде ул. Илдус Тарханов Мәдәният министрлыгының, Флера Габдрахмановнаның иҗатына дан, мәдхия буларак, шушы китапларны чыгарырга җыенуы турында әйтте. “Без бу китапларны түземсезлек белән көтәбез. Аның күп кенә язмалары безнең өчен ачыш булыр дип уйлыйм”, - ди ул. Илдус Тарханов шулай ук сүз уңаеннан, әтиләренең тууына 105 ел булганын, берсекөнгә әниләренең тууына 100 ел булачагын билгеләп узды.
Гөлнар Гарифуллина
Татар-информ
Фото: архив/Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев