Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Флера Сөләйманова - Җыр анасы" - Энгель Таһиров

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестиваль гала-концертының кульминацион ноктасы буларак, татар халкының легендар җырчысы, Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова үзенең визит карточкасы булган җырларын башкарды. “Мин Ваһапов чоры җырчыларыннан ялгыз калып барам шикелле. Рәшит абый халык арасында искиткеч популяр кеше булды. Пластинкалар заманы иде – халык пластинкаларын бик ала иде. Рәшит абыйның үлем хәбәрен гастрольләрдә чакта ишеттем. Ул чакта мин Усман Әлмиев төркемендә эшли идем", – дип моңсу хатирәләрен яңартты Флера Сөләйманова. Ул шәхесләрнең исемен зурлаган мондый фестивальләрнең кирәклегенә басым ясады. Оештыручылар соравы буенча ул “Әниемә” һәм “Алтын-көмеш” халык җырын башкарды. Флера Сөләймановага Р.Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премияне Энгель Таһиров тапшырды. Ул Флера Сөләйманованы “Җыр анасы” дип атады. Төрле елларда бу премия Фәридә Кудашевага, Әлфия Авзаловага, Җәвәһирә Сәләховага, вафатыннан соң Хәйдәр Бигичевка тапшырылган иде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев