Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Физкультура укытучысы Айнур Каюмов "БикаФест" фестивалендә жюри әгъзаларын таң калдырган (видео)

Казанда узган "БикаФест" фестиваленең жюри әгъзаларын физкультура укытучысы Айнур Каюмов  “Киек казлар” һәм “Зөләйха” җырларын башкарып таң калдырды. Егет җыр белән кечкенәдән кызыксына икән. Бүгенге көндә мәктәптә физкультура укыта, аңа өстәп Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе магистратурасында I курста белем ала һәм иҗат белән дә шөгыльләнә. Фестиваль турында интернеттан ишеткән һәм үзен сынап карарга булган.
"Укытучылык эше белән иҗатны бергә алып барырга тырышам. Бүген дә эштән соң йөгереп монда килдем. Эшнең үз урыны, иҗатның - үзенең. Ир кешенең төп һөнәре булырга тиеш. Шуңа күрә дә физкультура укытучысы булырга уйладым", - ди фестивальдә катнашучы егет.
Айнурның музыка сәнгате өлкәсендә дә киләчәктә укырга теләге бар. Әлегә машинада йөргәндә генә үзлегеннән өйрәнеп җырлый икән. Иҗат итәргә планнары зурдан. Көчле көндәшлек тә аны куркытмый. "Һәр җырчының үз урыны", - ди Айнур.
Физкультура укытучысы буларак, Айнур фестивальдә катнашучыларга уңышлар түгел, ә сәламәтлек теләде. Сәламәтлектән башка яшәүнең мәгънәсе юк, аның өчен бернәрсәне дә кызганмаска кирәк дигән фикердә ул.
 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев