Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фитыр сәдакасы кемнәргә бирелә?

Фитыр сәдакасы безнең өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора. Ул Һиҗринең икенче елында – Ураза бәйрәменә ике көн кала мәҗбүри булган. Аллаһы Тәгалә тарафыннан үтәлергә кушылган әлеге гыйбадәтнең хикмәте шунда ки, әлеге сәдаканы түләү белән без ураза вакытында җибәрелгән хата-кимчелекләребездән һәм ялгышларыбыздан азат булырбыз, Иншә Аллаһ.
Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм фитыр сәдакасын биргәннән соң гына ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами).

Фитыр сәдакасен кем түли?

 
  • Аны мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Мөселман булмаганнар үзләре өчен бу сәдаканы бирергә тиеш булмасалар да, үзләре карамагында булган мөселманнар өчен аны түләргә тиеш. Фәкыйрьләр – үзләренә һәм гаиләләренә ашарга ризыклары җитмәгән кешеләр.
  •  Рамазан аеның соңгы көнендә кояш баегач вафат булган кеше өчен фитыр сәдакасы бирелә, ә кояш батканчы үлгән кеше өчен бирелми. Рамазан аеның соңгы көнендә туган һәм кояш баеганчы исән булган бала өчен дә фитыр сәдакасы түләнә.
  • Фитыр сәдакасын гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли.
  • Ире фәкыйрь булса яки эшләмәсә, ә хатыны бай булса яки эшләсә, ул үзе, ире һәм аның тәрбиясендә булганнар өчен фитыр сәдакасын бирә ала, әмма мәҗбүри түгел. Бу – хатын-кыз өчен сөннәт тә түгел. Ул теләге буенча үзе өчен генә яки гаиләнең бер әгъзасы өчен генә дә түли ала.
  • Әгәр дә аерган хатыны йөкле икән, ире аның өчен зәкят түләргә тиеш, чөнки ул бала туганчы хатынын тәэмин итеп торырга (тәрбияләргә) тиеш.
  • Тол хатыннар һәм аерылганнар өчен фитыр сәдакасын опекуны (кемне дә булса опекага алган кеше) түләргә тиеш. Әгәр дә опекуны булмаса, үзе түли. Балалар өчен фитыр сәдакасын түләү бурычы аларның аталары яки гаиләдәге башка ир-атлар өстендә. Алар бу бурычны үтәмәгән очракта да, фитыр сәдакасын балалар өчен хатын-кыз түләргә тиеш түгел.
  • Балигъ булмаган балаларның үз кереме булса да, алардан зәкят түләнми.
  • Ир бала балигъ булуга, ул үзе өчен фитыр сәдакасын үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинчелеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
  • Рамазан аенда ураза тотмаган мөселманнар да , әгәр дә алар фәкыйрь түгел икән, фитыр сәдакасен түләргә тиеш.

Фитыр сәдакасы кемнәргә бирелә?

Фитыр сәдакасын 8 төр кешеләргә бирергә була. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә аларны санап үтә: «Сәдака (зәкят) Аллаһтан бер фарыз буларак, бары тик юксылларга, мескеннәргә, (зәкят эшләрен башкаручы) йомышчыларга, күңелләре (Исламга) ятканнарга, (иреккә чыгу өчен җан аткан әсирләргә) колларга, бурычка батканнарга, Аллаһ юлында көч сарыф итеп, җиһадта катнашканнарга, юлчыларга бирелергә тиеш. Аллаһ барысын да бик яхшы белеп торучы һәм хикмәтләр ияседер». (“Тәүбә” сүрәсе, 60 нчы аять).  
  • Фәкыйрьләр – нисаб күләмендә байлыгы булмаганнар;
  • Мескеннәр – яшәр өчен бернәрсәсез кешеләр;
  • Зәкят җыю һәм түләү белән шөгыльләнүчеләр;
  • Күңелләре Исламга ятканнар, тик әле ныклап торып дингә кереп китә алмаучылар (күңелләрен йомшарту һәм икеләнүләрен бетерү өчен);
  • Коллар;
  • Бурычка батучылар (бу бурыч хәләл эш өчен алынган булу шарт);
  • Аллаһ юлында булып, Исламны җәелдерүдә көч түгүчеләр;
  • Өйләренә кайтырга акчасыз калган юлчылар.
Фитр сәдакасе бүлеп түләнелми, аны бары бер кешегә генә бирәләр. Бирер алдыннан, күңелдән  бу фитр сәдакасе, дип ният кылына, әмма моны кычкырып әйтү шарт түгел. Аны азык-төлек белән яки акчалата түләргә мөмкин.

Фитыр сәдакасын түләгәндә түбәндәге кешеләргә өстенлек бирелә:

 
  • Бертуган абый-апалар, аларның балалары;
  • Әти яки әни ягыннан апалар, абыйлар;
  • Башка туганнар;
  • Күршеләр;
  • Үз районыңның фәкыйрьләре;
  • Үз шәһәреңнең фәкыйрьләре;

Фитыр сәдакасе түбәндәге кешеләргә бирелми:

 
  • Әти-әнигә, әби-бабайга (без аларны болай да тәрбияләргә бурычлы);
  • Улыңа-кызыңа, аларның балаларына;
  • Нисаб күләмендә маллары булганнарга;
  • Мөселман булмаган кешеләргә;
  • Иреңә, хатыныңа;
  • Пәйгамбәребез с.г.в. гаиләсенә, нәселенә.

Фитыр сәдакасен кайчан түләргә?

Бу сәдакане Рамазан аенда түлиләр. Шулай да иң кулай вакыт булып – Ураза бәйрәм көне, бәйрәм намазына кадәрге вакыт санала. Исегезгә төшерәбез: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы 2017 елга Фитырның күләмен – арпа белән 100, йөзем белән 600 сум дип исәпләде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты, Н.Ибраһимның “Гыйбадәт китабы” ярдәмендә
Энҗе Ногманова әзерләде, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев