Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фишман Татарстан җиңүе турында: фондның биштән береннән артыгын алу гадел булмас иде

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңай шәһәр мохите булдыру буенча төгәлләнгән бөтенроссия бәйгесендә Татарстан  вәкилләре 14 грант отты. Гомуми федераль финанслану күләме 920 млн сум булачак. Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман инстаграмда хәбәр итте.
  • Республикадан тәкъдим ителгән 23 гариза 1,5 млрд грант акчасы өчен бөтенроссия бәйгесе финалына узган иде. Бәйгенең гомуми грант фонды 5 млрд сумны тәшкил итә. Бу акча 80 проект арасында бүленә.
“Тарихи урыннар” номинациясендә Алабугадагы Ленин исемендәге мәйданны (беренче урын) һәм Биләр авылындагы “Изге чишмә” мәйданын һәм авыл күлен төзекләндерү (икенче урын) концепцияләре җиңүче булды. Аларны тормышка ашыруга иллешәр миллион сум акча бүлеп биреләчәк. 10 меңгә кадәр кеше яшәүче “Кече шәһәрләр” категориясендә грантка Болгардагы Пионерская урамы мәйданы һәм Лаештагы Чулман елгасы яры проектлары лаек булган. Аларның һәркайсына утызар миллион сум бирелә. 10 меңнән алып 20 меңгә кадәр кеше яшәүче “Кече шәһәрләр” номинациясендә Минзәлә шәһәренең Минзәлә елгасы яр буе, Тәтештәге шәһәр буасы, Әгерҗедәге “Чикләвеклек” паркы һәм Кукмарадагы бертуган Комаровлар кунак йорты җиңеп чыккан. Әлеге проектларга 55шәр миллион сум акча каралган. 20 меңнән алып 50 меңгә кадәр кеше яшәүче “Кече шәһәрләр” категориясендә 80 миллионлык грантлар Нурлаттагы Карл Маркс урамы, Баулыдагы “Нефтьче” паркы һәм Азнакайдагы Сөембикә урамын төзекләндерүгә тотылачак. Иң зур 100 миллионлык грантлар 50 меңнән алып 100 меңгә кадәр кеше яшәүче “Кече шәһәрләр” категориясендә Бөгелмә шәһәре үзәген, Лениногорскидагы Горький исемендәге ял паркын һәм Чистайдагы Карл Маркс урамы буйлап бульварны төзекләндерү өчен тапшырылачак. Республика 5 миллиардлык грант фондының биштән бер өлешен диярлек алды. Тагын да күбрәк алу гадел булмас иде, дип белдерде Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман “Татар-информ” корреспонденты белән әңгәмәдә. “Билгеле, нәтиҗәдән мин бик канәгать. Безнең барлык проектлар финалга узды. Грант фондының биштән бер өлешеннән артыгын алу Россиянең башка субъектларындагы коллегалар күзлегеннән караганда гаделсез булыр иде. Моннан тыш, Татарстан Президенты грант отмаган проектларны киләсе елда Иҗтимагый киңлекләр үсеше программасы кысаларында тормышка ашыру турында карар кабул итте” , – диде агентлык әңгәмәдәше. Татарстан Президенты ярдәмчесе сүзләренчә, республика бар яклап отты. Әзерлек вакытында төзекләндерү буенча кызыклы проектлар эшләнде. “Бәйгедә безнең катнашу – бары плюслардан гына тора”, - диде Фишман.
  • Бәйге грантларын бирү шартлары нигезендә, җиңгән проектлар икенче ел ахырына кадәр тормышка ашырылырга тиеш.

Татар-информ, Татар-информ Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев