Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

FINOPOLIS 2016 форумы онлайн-трансляцияциясе Татарстан Хөкүмәте порталында булачак

FINOPOLIS 2016 форумының пленар утырышы бүген, 13 октябрьдә Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында онлайн режимында трансляцияләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

FINOPOLIS 2016 форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисеГерман Греф һәм башка рәсми затлар катнашачак.

Форумның пленар утырышы «2026 елда финанс базары: бизнес һәм регулятор өчен чакыру» темасына багышлана.

Пленар утырышның онлайн-трансляциясен Татарстан Хөкүмәте порталының төп битендә www.prav.tatarstan.ru сылтамасы белән карарга була.

Трансляция сәгать 10:00 башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев