Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Финляндия Музейлар ассоциациясе белән Россия Музейлар берлеге хезмәттәшлек итәргә ниятли

Финляндия һәм Россия музейлары партнерлык мөнәсәбәтләрен дәвам итә. Финляндия Музейлар ассоциациясе белән Россия Музейлар берлеге хезмәттәшлек турында килешү имзаларга ниятли, дип хәбәр итә goodnewsfinland.ru.

Музей хезмәткәрләре 1-3 декабрь көннәрендә уза торган Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумда очраша. Фин һәм рус музейларының уртак традицияләре бар инде: әйтик, һәр илда чиратлап Музейлар көне үткәрү һәм күргәзмәләр белән алмашу.

Россиялеләрне финнарның яшьләр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе кызыксындырган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев