Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фин төзелеш компаниясе Green торак комплексына 3 млрд сумлык инвестиция кертә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала Казанның Совет районында тантаналы төстә Green торак комплексына беренче ташны салуда катнашты. Закладка первого камня жилого комплекса "Green". Принимают участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов и Чрезвычайный и Полномочный Посол Финляндии в России Микко Хаутала. Фото: Михаил Фролов Яңа торак комплексы YIT — “ЮИТ Казан” фин төзелеш компаниясенең бүлендек структурасы көчләре белән салыначак. Проектка фаразланган инвестиция күләме - 3 млрд сум. Районның Зирекле урамында төрле биеклектәге 44,6 мең квадрат метрда 1041 фатирлы 6 йорт төзү планлаштырыла. Төзелеш объектын 2019 елның III кварталында тәмамлау күзаллана. Закладка первого камня жилого комплекса "Green". Принимают участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов и Чрезвычайный и Полномочный Посол Финляндии в России Микко Хаутала. Фото: Михаил Фролов Төзелеш өчен җаваплы оешмасы планнары буенча, Green торак комплексы составына, торак йортлардан тыш, паркинглар белән кибетләр һәм офис биналары, 140 урынга балалар бакчасы, зур балалар мәйданчыгы һәм төзекләндерелгән яр буе керәчәк. Эш уңышлы барган очракта, торак комплексы янәшәсендә мәктәп һәм тагын бер балалар бакчасы булдыру планлаштырыла.

"Татар-информ"

Автор: Рөстәм Килсинбаев

Фото: president.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев