Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Фин татары булсам да, ана телем – татар теле" - Ильяс Кадер

Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадасында җиңү яулаган фин татары Ильяс Кадер татар телен үстерергә кирәк, дип саный. Бу хакта ул Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Туган тел форумында хәбәр итте. “Хөрмәтле милләттәшләр һәм дуслар! Мин бу елгы олимпиада җиңү яулавыма чиксез шат. Бәйге бик тиз үтте. Шулай да мин бик күп дуслар таптым, белем һәм тәҗрибә тупладым, татар спектакльләрен карадым. Зур рәхмәт әйтәсем килә. Мин үзем алты телдә сөйләшәм. Фин татары булсам да, ана телем – татар теле. Татар теле яшьләр кулында. Онытмыйк, саклыйк, үстерик аны. Татар теле белән горурланып яшик”, - диде ул үзенең чыгышында.
Ләйлә Хәкимова, Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев