Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фин татарларының һәммәсе дә гаиләләрендә татар телендә генә сөйләшә

Тел, беренче чиратта, гаиләдә сакланырга тиеш. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында узган секция утырышларының берсендә Финляндия татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев чыгыш ясады. “Татарстанда яшәгән вакытта телне саклау проблемасы сизелми. Әгәр дә сез чит илгә китеп барсагыз, татар теленең дәрәҗәсен беләчәксез. Дөрестән дә, уйласак, Финляндиягә татарлар моннан 150 елга якын элек күчә башлаганнар дип әйтеп була. Инде ул вакытта Финляндия Россия Империясенең бер өлеше булып торган. Алар Финляндия шәһәрләренә барып, вакытлыча яшәп, кире Түбән Новгород өлкәсенә кайтып китә торган булган. 1917 елдан соң, Финляндия бәйсезлегенә ирешә һәм татарлар үзләрен яңа илдә табалар. Алар бәйсез Финляндиядә яши башлыйлар. Рус-Фин сугышы вакытында Финляндиядә бер мең генә татар яшәгән. Алар төрле шәһәрләргә утраучыклар булып таралганнар. Милләттәшләребез каршысында: “Ничек без аз санда гына динебезне, гореф-гадәтләребезне һәм ана телебезне саклый алабыз”, – дигән бер зур мәсьәлә булган. Бу фикер һәрбер кешедә уянган”, – дип сөйләде ул. “Мин, 13 ел буе фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә, гаиләләребездә телне яшәтмәсәк безнең өчен аны беркем дә яшәтмәячәк дигән фикергә килдем. Шушы фикерне аңлап, фин татарларының һәммәсе дә гаиләләрендә татар телендә генә сөйләшә. Алар моңа кадәр дә сөйләшкәннәр, әмма бу кагыйдәне аңлагач, тагын да ныграк телгә һәм гореф-гадәтләргә ябышырлар дигән өметтә калабыз. Бала бакчага барганчыга кадәр бары тик татар телендә генә сөйләшә. Аннары гына башка телләрдә сөйләшә башлый. Хәтта, Фин теле белән танышу да гаиләдә түгел, ә балалар бакчасына баргач кына була. Икенчедән, тарихка күз салсак, мәхәллә тарафыннан курслар алып бару телне саклауда зур инструмент булган. Бүгенге көндә мәхәлләдә татар телен һәм Ислам динен өйрәнү мөмкинчелеге бар. Мисал, 95 яшьлек Руслан әфәнде Габдрахыйм беренче булып “Туган тел” җырын мәхәлләнең имамы өйрәтте дип әйтә. Элек татар теле укытучыларыбыз булмаган, имам да ана телен өйрәтүче кеше булган. Хәзерге вакытта балаларыбызга лагерьлар оештырабыз. Анда алар фәкать татар телендә генә сөйләшә”, – диде Рамил хәзрәт Беляев. “Оешма тарафыннан, дәүләт тарафыннан нинди генә чаралар каралса да, халык дәрәҗәсендә, гаилә дәрәҗәсендә, һәрбер әти-әни дәрәҗәсендә татар телен саклау, өйдә куллануның мөхимлеге аңлаешка килмәсә татар теленең киләчәге булмаячак”, – дип фикерен белдерде Рамил Беляев. Түбәндәге фикеренә дәлил итеп, Рамил Беляев мисал китерде: “Бер ханым, бары тик рус телендә сөйләшә. Безгә аның татар телендә нигә сөйләшмәве кызык. Балаларың белән татар телендә сөйләшәсеңме? – дибез, "юк", дип җавап бирә. “Бүгеннән башлап син татар телендә сөйләшергә тиешсең”, – дидем. “Әгәр дә мин хәзер олы кызыма татарча сөйләшәбез”, - дип барып әйтсәм, ул “Ты что мама, совсем что ли?” – дип җавап кайтарачак, диде. Әгәр дә шундый аңлаеш булса, ул вакытта татар теленең киләчәге зур сорау астында кала. Без бергәлектә генә балаларыбызга татар телен өйрәтә алачакбыз. Бу вакытта мәктәп булмаса да, тыштан ярдәм булмаса да, Финляндия татарлары гаилә, оешма ярдәме белән генә телне саклаган кебек, бөтендөнья күләмендә дә татар телен саклый алачакбыз”, – диде .  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев